“Тарихи Ватаныбызны саклыйк!”
Республикада игълан ителгән “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көненә туры китереп “Тарихи Ватаныбызны саклыйк!” исемле акциягә кушылдык. Шул уңайдан бер төркем китап укучылар белән мәдәният йортында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсия оештырдык. Музейда “Авылым тарихы” исемле стенд янында әңгәмә оештырылды. Авылыбыз тарихына кагылышлы экспонатлар, тарихи язмалар һәм мәгълүматлар туплауда авыл кешеләренең ярдәме зур булуы турында да әйтелде. Алга таба да тарихыбызны һәм мәдәни мирасыбызны барлау һәм саклау кебек изге эштә һәркемнең роле зур булуы турында әйтелде.