"Весёлые загадки"
Бүген мәдәният йортына авылыбызның балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар кунакка килделәр. Алар өчен Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан "Табышмак кичәсе" үткәрелде. Балалар белән шигъри табышмакларга җаваплар таптык, татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадык, җитезлектә көч сынаштык. (чарада 23 бала, 1 тәрбияче, 2 тәрбияче ярдәмчесе катнашты)