Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Секреты космоса

3 а сыйныфы укучылары белән “Галәм серләре” дип аталган викторина үткәрелде. Укучылар белән Ю.А.Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очышы, космонавтика тарихындагы хәлиткеч вакыйгалар, космонавтларның галәмдә тормышы, планеталар, күк җисемнәре турында сөйләштек. “Галәм һәм аның серләре” китабына күзәтү ясадык. Аннары укучылар ике командага бүленеп тематик сорауларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар, галәм темасына башваткычлар чиштеләр. Әлеге чарада барлыгы 14 укучы һәм сыйныф җитәкчесе катнашты.