"Человек в космосе"
Космонавтика көне уңаеннан 7 а сыйныфы укучылары белән “Кеше галәмдә!” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар белән Ю.А.Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очу тарихы, космонавтика фәнендәге кызыклы ачышлар, космонавтларның космик корабльдәге тормышы, планеталар, күк җисемнәре турында сөйләштек. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, белгәннәрен сыйныфташлары белән уртаклаштылар. Әлеге чарада 16 укучы һәм сыйныф җитәкчесе катнашты.