Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Гагарин – пионер космоса”

12 апрель көнне "Әкияттә - кунакта" түгәрәгенә йөрүче ( җитәкчесе Сәфәргалиева Г.В.) 1 а сыйныфы укучылары белән “Гагарин – космос пионеры” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән Ю.А.Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очышының ил тарихындагы әһәмияте турында сөйләштек. Космонавтларның яшәү рәвеше турында рәсемнәр карадык. “Галәм һәм аның серләре” китабына күзәтү ясадык. Әлеге чарада барлыгы 11 укучы һәм сыйныф җитәкчесе катнашты.