Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Акция "Всероссийский день заботы о памятниках истории и культуры"

Зур Сәрдек гимназиясенең 7 а cыйныфы укучылары белән Социалистик Хезмәт герое, полк улы Шакиров Камил Фаяз улы хөрмәтенә куелган һәйкәл-бюст янын җыештырдык. Укучылар бу изге эштә зур горурлык хисләре белән бик теләп катнаштылар. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки гимназия һәм авылның мәдәният йорты герой Камил Фаяз улы Шакиров исемен йөртә. Авылыбыз тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхесебез ул безнең. Ә һәйкәле патриотик тәрбиянең башлангыч ноктасы булып балкып тора. Бу чарада катнашкан һәр укучыга, сыйныф җитәкчесенә зур рәхмәт.