Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Халыкара балалар китабы көне

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан китап укучылар белән тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды. Әлеге матур датаның тарихы, әһәмияте турында сөйләштек. Китап укуның зиһенне арттыруда, белемне баетуда зур әһәмияткә ия булуы турында фикер алыштык. Яңа кайткан балалар китапларыннан шигырьләр, хикәяләр кычкырып укыдык. Китап уку гигиенасын искә төшердек.