"Здоровые дети" - занятие передвижной библиотеки
"
7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Зур Сәрдек авылы балалар бакчасында “Сәламәт балалар” дигән уен-әңгәмә үткәрелде. Балалар белән сәламәт булу өчен чисталыкны саклау, режимны үтәү, иртәнге гимнастиканы даими эшләү кирәклеге турында сөйләштек. Замана мультфильмнарыннан Машаның, Бубаның, Лунтикның, Лулуның сәламәт булырга өйрәткән кадрларын карадык. Хәрәкәтле уеннар уйнадык, сәламәтлек турындагы китапларны карап фикер алыштык. (28 бала, ике тәрбияче)