Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Кошлар - безнең дуслар

 

 

 

 

 

1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан китапханәдә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган экологик әңгәмә үткәрелде. Максат - балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү, тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, кошлар турында китапларны пропагандалау. Әлеге әңгәмә электрон презентация белән бергә барды, китап укучыларга күчмә һәм кышларга калучы кошлар турында информация бирелде. Балалар кошлар турындагы бик кызыклы мәгълүматлар белделәр. Кошлар турындагы китапларга күзәтү ясалды. Әңгәмә ахырында балалар сандугач тавышын тыңлап хозурландылар.