Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган ягым - яшел бишек"

“Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Максат - матур әдәбият ярдәмендә туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтү, бай тарихын сөйләү, күренекле шәхесләре белән таныштыру. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”,  А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә”, Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, М.Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала...”, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китаплары буенча китап укучылар белән сөйләшү үткәрелде.