"Кышкы миләш"
Күчмә китапханәдә балалар белән "Кышкы миләш" дип аталган иҗади эш үткәрелде. Балалар белән миләш агачы җимешенең кышын кошларга тәмле һәм витаминлы азык булуы турында сөйләштек. Балалар белән кышын кошларның кеше ярдәменә мохтаҗ булуы турында әңгәмә кордык. Балалар әтиләре белән кошларга җимлекләр, кош оялары ясап элүләре турында шатланып сөйләделәр.