Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Китапны яратып бүләк ит!

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне ( International Book Giving Day) буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә шушы игелекле дата уңаеннан бөтенрәсәй "Китапны яратып бүләк ит!" акциясе бара. Әлеге матур чарага кушылып гимназия китапханәсенә һәм конкурста катнашкан сәләтле балаларга А.Гыймадиевның "Шоколадлы тәнәфес" исемле китаплары бүләк ителде. Замана балалары турындагы шаян хикәяләр тупланган бу кызыклы китапны укучылар яратып укырлар дип ышанасы килә.