"Кошлар - безнең дуслар!"
Күчмә китапханәдә "Кошлар - безнең дуслар" дигән исем астында экологик уен үткәрелде. Балалар белән кошларның кеше тормышындагы һәм табигатьтәге әһәмияте турында сөйләштек. Дидактик карточкалар белән белемнәрен ныгыттык. "Кош баласын ашатабыз" дигән уен уйнадык.