“Без – туберкулёзга каршы!”
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Әлеге йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары күрүе мөһим.
Туберкулез турында тулырак мәгълумат бирү һәм әлеге авырудан саклану чаралары турында сөйләшү өчен Зур Сәрдек авыл китапханәсендә авыл яшьләре белән “Без – туберкулёзга каршы!” дип аталган информацион сәгать үткәрелде. Чара барышында туберкулез чиренең үзенең җитдилеге буенча СПИД/ВИЧтан кала икенче урында торуы турында аңлатылды. Туберкулезга каршы профилактик чаралар булып - рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту, спорт белән шөгыльләнү, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлеге турында әйтелде.