Буш вакытны файдалы үткәрәбез
Китапханәдә китап укучы балалар белән өстәл уеннары оештырылды.Әлеге чара балаларны компьютер уеннарыннан аралау максатыннан оештырылды.“Әкиятне беләсеңме?”, “Кем булырга?” дигән үстерешле уеннар уйнау балаларның күзәтү сәләтен, игътибарлылыгын, сүз байлыгын арттыра, әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерә, балаларны фикер тупларга өйрәтә, аралашу культурасы тәрбияли.