Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Үз хокукларыңны бел!"

10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәнең Инстаграмдагы аккаунт битендә китап укучылар игътибарына "Үз хокукларыңны бел!" дигән публикация эшләнде. Декларация турында, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР да бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Кукмара муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең телефон номерлары, кабул итү урыны һәм вакыты күрсәтелгән мәгълүматлар куелды.