Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!

9 декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек авылы гимназиясенең 7 сыйныф укучылары белән “Ришвәтчелеккә каршы бергәләп көрәшик!” дип аталган осталык классы үткәрелде. Балалар белән ришвәтчелекнең җәмгыятебезне җимерүче күренеш булуы турында фикер алыштык. Мәктәптә укучылар арасында да ришвәтчелек булырга мөмкин булуы һәм бу хәлгә һич кенә дә юл куелырга тиеш түгеллеге турында сөйләштек. Балалар презентация слайдлары аша ришвәт бирүченең дә, ришвәтне алучының да закон каршында җавап бирәчәге турында белделәр. Соңыннан укучылар белән тематик буклет ясау оештырылды. Балалар буклетның төп вазифасы, аның эченә алынган мәгълүмат нинди булырга тиеш булуы турында белделәр. Бергәләшеп ришвәтчелеккә каршы профилактик мәгълүматлар, тематик шигырьләр, өндәмәләр, рәсемнәр язылган буклетлар ясадык һәм намуслы яшәргә сүз бирешеп таралыштык.