Без - Геройлы Халык!
Ватан Геройлары көне уңаеннан урта яшьтәге китап укучылар белән “Без – Геройлы халык!” дип аталган патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар белән авылыбызның легендар шәхесе Социалистик Хезмәт Герое, полк улы Шакиров Камил Фаяз улының батырлыгы турында тагын бер кат искә алдык. Укучылар Камил Фаяз улының тормыш юлы, фронтта полк улы булып хезмәт итүе, аның җирлегебез халкына эшләгән игелекле эшләре турында күп беләләр һәм үзебезнең шундый батыр йөрәкле, Герой Камил ага белән нык горурлану хисләре кичерәләр. Дәрес барышында балалар белән Советлар Союзы Герое исемен алган каһарман райондашларыбыз турында да сөйләштекһәм батырларны бер минут тынлык белән искә алдык. Укучылар алдында гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиятдинова Гөлсинә Вагыйз кызы да чыгыш ясады һәм балаларны батыр булырга, туган илебезне яратырга, батырларның исемен һәм эшләгән батырлыкларын онытмаска чакырды. (Чарада 13 укучы, 2 укытучы катнашты)