“А.Линдгрен һәм аның әкият геройлары”
Китапханәдә “А.Линдгрен һәм аның әкият геройлары” исемле чара үткәрелде. Китап укучы балаларга швед язучысы Астрид Линдгрен турында түбәндәге белешмә бирелде. “А. Линдгрен 1907 елның 14 октябрендә туган, 2002 елның 28 гыйнварында вафат булган. Аның китапларын бөтендөнья балалары яратып укый. Язучының әкиятләре, повестьләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Китап укучыларга Пеппи исемле кыз, шулай ук Карлсон һәм Бәләкәч турында, Рони исемле кыз турында китаплары бик таныш. А. Линдгрен Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара премия лауреаты. Бу премиягә татар шагыйрьләре Ш. Галиев, Роберт Миңнуллин да лаек булдылар”. Язучының иҗаты турында Интернетттан картиналар аша танышканнан соң, балалар белән “Бәләкәч һәм Карлсон” исемле әкиятен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче рус телендә укыганны балалар татар теленә тәрҗемә итеп бардылар. Соңыннан укыган буенча фикер алышу үткәрелде.