Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Кукмара авазы" радиотапшырулар студиясендә кунакта

9 август - Китап укырга яратучылар көне уңаеннан "Кукмара авазы" радиотапшырулар студиясендә китапханә тормышы, бүгенге чор китап укучыларының зәвыгы, китап фонды торышы, китапханәченең көндәлек мәшәкатьләре турындагы тапшыруда катнаштым.

Үземнең китап укучыларымны бәйрәм белән котлыйм. Китап уку сезнең һәркайсыгызның күңеленә шатлык киттерсен, рухи байлыгыгыз артсын.