Күчмә китапханә "Әкият"тә
"Әкият" балалар бакчасында күчмә китапханә эшләде. Балалар белән кычкырып әкиятләр укыдык, "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларының соңгы саннарына күзәтү ясадык, күмәк уеннар уйнадык. Балаларның дус һәм тату, бер-берсенә теләктәш һәм ярдәмчел булуларына, дөрес тәрбия алып үсүләренә куанып кайттык.