Гаилә белән укыйбыз
Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерле байлыгы – шул китапларны укучылар. Шунысы сөенеч, китапханәбездә гаилә белән китап укуның күркәм традициясе сакланып килә. Китап укуны ихтыяҗга әйләндерүдә әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтү - бик әһәмиятле фактор. Китап уку һәркемгә рухи азык булып күңеленә шатлык китерсә, китап укучыларыбыз саны кимемәс, ә киштәләрдәге китапларыбыз тузан җыеп ятмас, дип ышанасы килә.