Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 63 ел тигезлектә, пар канатлар булып гомер кичерүче Нәсимә апа һәм Кәримулла абый Гайфетдиновларга район башлыгы урынбасары Гаянова Резедә Нурислам кызы "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. 63 ел бергә тигез гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит үзе бер кеше гомере. Әнә шул гомерне сокланырлык итеп яши белү - үзе бер мәртәбә! Шул еллар эчендә шатлыгы да, кайгысы да уртак булган аларның. Ә бүген без аларга сокланып карыйбыз. Чөнки Нәсимә апа белән Кәримулла абый Аллаһ насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Хуҗалыкта һәр җирдә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Балалары Рәмзия, Рәсимә, Зөфәр һәм кияү-киленнәре, онык һәм оныкчыклары да авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Сөюнең, бер-береңә хөрмәт һәм тугрылыкның мәңгелек икәнен раслап яшәүче бу матур гаилә ияләренә алга таба да сәламәтлек һәм куанычлы көннәр телибез.