Бездә кунакта - Әлфия Айдарская.
Бүген бездә кунакта мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булып китте. Бик яратып Сара Садыйкова иҗатына багышланган "Ил кызы - Бибисара" дип исемләнегән китап күргәзмәсе белән танышты. Әнисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты, язмаларын мәдәният йортына бүләк итте. Өлкән яшьтә булуына карамастан (96 яшь) рухы да, күңеле дә яшь Әлфия апага сокланып туя алмадык без бүген. Алдагы көнгә зур планнар корып, көзгә Сара Садыйкованың 115 еллык олы юбилеен зурлап үткәрү турындагы хыяллар белән янып яши Әлфия ханым. Безне үзенә кунакка чакырып, яңадан очрашырга сүз куешып саубуллаштык үзе белән. Бирсен Ходай, Әлфия апа, исән-сау булсын да, алда безне тагын шушындый җылы очрашулар көтсен.Бүгенге очрашу күңелләрдә якты истәлек булып озак сакланыр. Әлфия апа белән бергәләшеп җырлап утырдык, ә "Зур Сәрдек" җырын (С.Шакир сүзләре, С.Садыйкова көе) И.Әүхәдиев ис. музыка көллияте укучысы Рөстәм Егоров башкарды.