«Талантлы син, кеше туганым!"
Балалар язучысы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Г. Гыйльмановка 60 яшь тулу уңаеннан китапханәнең уку залында китап укучылар өчен «Талантлы син, кеше туганым!» исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге күргәзмә янында китап укучы балалар белән Г.Гыйльмановның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалды. “Самат батыр” һәм “Илекәй батыр” исемле китаплардан кычкырып уку оештырылды.