“Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы”
Китапханәдә “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле әңгәмә үткәрелде.
Максат – китап укучыларда туган телебезне бозмыйча матур итеп сөйләшү күнекмәләре булдыру, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белүләренә ирешү; татар фольклоры буенча китапларны пропагандалау.
Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган әлеге әңгәмә 4-5 сыйныфта укучылары белән үткәрелде. Әңгәмә Халыкара туган тел көне үткәрүнең тарихы, татар фольклоры, телне бозмыйча матур итеп сөйләшә белүнең әһәмияте, үз фикереңне дөрес итеп тыңлаучыга җиткерә белүнең сере турында барды. Әңгәмәдә атказанган мәдәният хезмәткәре, телебез турында бик матур шигырьләр иҗат итүче Рәмзия апа Хөсәенова да катнашты. Ул балаларга телебезнең ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуы турында сөйләде. "Бу - туган телебез белән чын күңелдән горурланырлык бик мөһим фактор”, - диде ул. Рәмзия апа Хөсәенова үзенең туган телебез турында язган шигырен укып күрсәтте һәм балаларга тизәйткечләр әйтү буенча мастер-класс күрсәтте. Әңгәмәдә катнашучы укучылар телебез турында үз фикерләрен бик матур итеп әйтеп күрсәттеләр. Алар татар телендә сөйләшә алулары белән чын күңелдән горурланалар икән. “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле ачык киштәдәге китаплар белән дә таныштылар. Татар халык әкияте “Ак буре”не рольләргә бүлеп уку оештырылды. Иң сәнгатьле һәм дөрес басым белән әлеге әкиятне 4 сыйныф укучысы Моратов Азамат укыды.