«Урманче иҗаты – мәңгелек”
Рәссам, сынчы Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан «Урманче иҗаты – мәңгелек” дип исемләнгән ачык киштә эшләнде. Аның янында китап укучыларга рәссам Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру оештырылды. Әлеге чара китап укучыларда татар халкының күренекле шәхесләренә, сынлы сәнгатькә кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, китап укучыларга эстетик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.