"Күңелле балачак"
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты бакчасында "Күңелле балачак" дип аталган бәйрәм оештырылды. Бәйрәм хор белән “Туган тел”не җырлап башланып китте. Бәйрәмгә килгән балалар “Алтын балык” һәм “Кызыл калфак” дигән командаларга бүленеп төрле кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, серле тартмадагы биремне үтәделәр, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм ахырында аркан тартып көч сынаштылар. Бәйрәмгә килгән һәр балага күчтәнәчләр һәм бүләкләр бирелде. Әти-әниләр һәм балалар әлеге бәйрәмнән шат күңел белән таралыштылар. (24 бала, 11 әни кеше)