Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Табигать һәм Кеше

Китапханәдә 2 сыйныф укучылары өчен экологик дәрес үткәрелде. Балалар белән терек һәм терек булмаган табигать, табигатьне саклауда кешенең роле, табигатьтәге үзара бәйләнешләр турында әңгәмәдән соң “Хайваннар дөньясында” исемле электрон презентация күрсәтелде. Презентация ахырында “Могҗизалы хайваннар” исемле викторина үткәрелде. Укучылар хайваннар турында бик күп яңалыклар белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга хайваннар турындагы китаплардан җаваплар таптылар. Әлеге китаплардан хайваннар тормышындагы гаҗәп хәлләрне иптәшләренә укып күрсәттеләр. Укучылар китапханәче ярдәмендә балалар өчен уку залындагы стенага хайваннар турындагы мультфильмнардан рәсемнәр ябыштырдылар. 2 сыйныф укучылары арасында иң күп китап укучы Закирова Әдиләгә китапханә исеменнән кызыксындыру бүләге тапшырылды. Соңыннан “Мин – табигать баласы” исемле күмәк рәсем ясау оештырылды. Әлеге чарада 8 китап укучы һәм сыйныф җитәкчеләре Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызы катнашты.