Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Тукай - бөек!

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге балалар белән “Тукай бөек!” дип аталган чара үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән танышканнан соң балалар белән кычкырып уку оештырылды. Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре буенча уен-викторинада катнашканнан соң балалар үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрне укыдылар. Горохов Рәсүл, Әскәров Гайсә, Шәрәфетдинов Алмаз, Сәмигуллина Эльвина, Нуриева Мәрьям, Нуриева Нәфисә, Вәлиуллина Мәрьям, Фаттахова Эмилия Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи”, “Гали белән кәҗә”, “Кышкы кич”, “Күлмәк” шигырьләрен сөйләделәр. Нуриева Нәфисә (4 яшь) “Пар ат” шигырен бик сәнгатьле укып лаеклы беренче урынны алды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.