Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Чернобыль: фактлар һәм чынбарлык

26 апрель - Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулган көн. Шул уңайдан китапханәдә Чернобыль фаҗигасе китергән бәла-казаны юк итүдә катнашкан авылдашыбыз Җиһаншин Ринат Рәшит улы белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашу “Яшүсмер” клубына йөрүче укучылар белән “Чернобыль: фактлар һәм чынбарлык” дип исемләнгән хәтер сәгате форматында үзды. Ринат абыйлары балаларга Чернобыль фаҗигасендә үзенең күргәннәре, авария нәтиҗәләрен бетерүдә куйган батыр хезмәтләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар Чернобыльдә булган аянычлы вакыйгалар, радиациянең кеше тормышы өчен бик куркыныч булуы турында электрон презентация слайдлары аша  таныштылар. Табигать законнарын тыңламасак, фәнни-техник алгарышның кагыйдәләрен үтәмәсәк, ул бездән әнә шулай үч алырга мөмкин – чарада катнашучылар белән әнә шундый фикергә килдек.

Чернобыльдә булган һәлакәт, алга таба безгә сабак булсын һәм бу авыр көннәрне кешелек онытмасын иде, дип сөйләде Ринат Рәшит улы балаларга.  Чернобыльче райондашларыбыз арасында бердәнбер “Батырлык өчен” ордены иясе булган авылдашыбыз Җиһаншин Ринат Рәшит улына без дә, үз чиратыбызда, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч тормыш телибез. (Чарада 20 кеше катнашты)