Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Китап очраштыра, китап дуслаштыра"

Гимназиянең 2 а сыйныфы укучылары (җит. Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызы) белән "Китап очраштыра, китап дуслаштыра" дигән исем астында китапханә дәресе үтте. Кадерле кунагыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!" китабы авторы Рәмзия апа Хөсәенова белән бу матур очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр. Әлеге чара “Мәдәният укучылар өчен” проекты кысаларында һәм Халыкара балалар китабы атналыгы уңаеннан үкәрелде. Укучылар Рәмзия Хөсәенованың балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар, авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Рәмзия апа үзе дә балаларны китапларның дусты булырга чакырды, китап укыган кешенең белемле һәм әхлакый яктан тәрбияле булуы турында кызыклы итеп сөйләде. Укучылар әлеге чарада күп кенә кызыклы яңа мәгълүматлар алдылар, китапларга кыстыргыч ясау буенча осталык классында катнаштылар. Балалар өчен чыккан яңа матур китаплар белән таныштылар, китапларның титул битеннән басма турындагы төп мәгълүматларны - авторның, китапның, нәшриятның яки оешманың исемен, китап басылу урынын һәм датасын укырга өйрәнделәр. Игътибарлыкка уеннарда катнашып призлар оттылар, балалар өчен килгән газета-журналлар белән таныштылар. Чарада 15 укучы, 3 өлкән кеше катнашты.