"Гагарин - космос пионеры" - тәнәфест
Быел 12 апрельдә кешенең беренче тапкыр галәмгә очу вакыйгасына 60 ел тула. Шул уңайдан югары сыйныф укучылары белән беренче космонавт Юрий Гагаринның тарихи очышы турында "Гагарин - космос пионеры" дигән тәнәФест үткәрелде. Чара барышында укучылар белән Ю.Гагарин батырлыгының бөтен кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләштек. “Космоска юл” дигән рәсемнәр күргәзмәсе белән танышып әлеге очышның фән өлкәсендә илебез өчен бик зур казаныш булуын билгеләп үттек. Юрий Гагаринның батырлыгы белән Җир шарының һәр почмагында горурланалар. Әлбәттә, безнең өчен дә әлеге тарихи вакыйга – зур горурлык ул. Үсеп килүче буын Юрий Гагаринның батырлыгын белеп үссен һәм тарихи даталарга битараф булмасын иде, дигән максат белән үткәрелгән әлеге чара балалар өчен тематик дискәтүк белән тәмамланды. (12 укучы)