“Дуслык белән көчле без!”
Бүген Зур Сәрдек мәдәният йортында “Әкият” балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән “Дуслык белән көчле без!” дип аталган мәдәни дәрес үткәрелде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада нәниләр сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, халкыбыз җырларын башкардылар, рәхәтләнеп татарча биеделәр. Өстәл курчак театры форматында “Өч кыз” татар халык әкиятен карадылар, әкият геройлары буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Пазллар җыю буенча ярыштылар, төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Мондый очрашулар балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. (Әлеге чарада 26 бала, 2 тәрбияче катнашты).