Янәшәдә ветеран яши!
Хөрмәтле авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт ага Вәлиевкә 95 яшь тулды. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре белән ветеранның өенә барып аны хөрмәтләдек. Күчтәнәчләр илттек, күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Әхәт абый һәрвакыт шат күңелле, оптимист кеше була алуы белән сокландыра. Бүгенге көнгә куанып, тыныч тормышка шөкер итеп яши ветераныбыз. Аңа исәнлек-саулык, хәерле гомер телибез.