Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Творческая встреча с актёром театра и кино А.А.Давыдовым

Гимназиянең "Алтын битлек" драма түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылар белән театр артисты, актер Александр Александрович Давыдов белән иҗади очрашуда булдык.  Әлеге очрашу "КитапФест-2021 КУКМАРА" мәдәни программасы кысаларында узды. Балалар танылган кино актёры А.Давыдов белән очрашу барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, сәләтле укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, үз чиратында Александр Александрович та С.Есенин шигырьләрен укыды, укучыларга уңышка ирешү өчен үзенең теләкләрен җиткерде. Әлеге җылы очрашу укучылар күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.