"Без - мәдәниятле халык!" - "Яшүсмер" клубы утырышы
Быел Татарстан Респубикасы #Мәдәниятукучыларга проектын тормышка ашыру буенча пилот төбәкләр исемлегенә кертелде. Әлеге проект укучыларны мәдәният турындагы мәгълүмати ресурслар белән таныштырып, мәдәни мохиткә җәлеп итү максатыннан эшләнә.Шул уңайдан китапханәдә укучылар өчен даими рәвештә мәдәни чаралар оештырыла. "Без мәдәниятле халык!" - "Яшүсмер" клубының чираттагы утырышы нәкъ әнә шул исем астында узды. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада укучылар "Чәчкә"халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Данил кызы, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурфия Вагыйз кызы, сәхнә костюмнарын тегүче Гөлсинур Хәйдәр кызы белән очрашып үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укучылар "Битлек шоу" белән мәдәниятче апаларны сынадылар, укулеле дигән уен коралында көй чыгару буенча Фәттахов Айдардан осталык классы алдылар, "Activiti" интеллектуаль өстәл уены уйнап ял иттеләр. Китапханәнең актив китап укучысы Моратова Ландыш Гыйльметдин кызы укучыларны дөньякүләм XV #әдәбимарафон да катнашырга чакырып чыгыш ясады һәм укучыларны марафонда катнашу тәртибе белән таныштырды. Мондый чаралар балаларның тормышка карашларын уңай якка үзгәртәчәк, рухи-мәдәни кыйммәтләребезне һәм әхлак кагыйдәләрен белүләрен тагын да арттырачак.