Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

«Стоп ВИЧ/СПИД»

Яшьләр арасында ВИЧның таралуын кисәтү максатыннан, 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Бөтенроссия “Стоп ВИЧ/СПИД” акциясе игълан ителгән иде. Шул уңайдан китапханәдә тематик китап күргәзмәсе төзелде һәм югары сыйныф укучылары белән флешмоб үткәрелде. Әлеге чара вакытында укучылар аноним анкета тутырдылар һәм шушы теманы яктырткан буклетлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.