Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Бөтенрәсәй акциясе - "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз"

Авылыбызның “Әкият” балалар бакчасында “Татулыкка һәм тынычлыкка әкиятләр аша: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз” дигән бөтенрәсәй акциясенә кушылып “Без әкият иленнән!” дигән чара үтте. Нәниләр янына Убырлы, әкиятче әби һәм тылсымчы карт кунакка килеп балаларга туган телебездә әкиятләр укыдылар, әкият геройлары турында сөйләделәр, әкиятләрнең безне яхшылыкка, әдәпкә, тәртипле булырга өйрәтүләре турында әңгәмә кордылар. Балалар үзләре дә усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, ахмак кәҗә, зирәк сарык, бакылдык бака, эшчән тиен булып уйнадылар. Әкият иленнән килгән Убырлы, Әби һәм Бабайга үзләренең һөнәрле икәнлекләрен күрсәттеләр.