Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

#БезБергә2021 - бөтенрәсәй акциясе

Гимназиянең 4 сыйныф укучылары белән #БезБергә2021#МыВместе2021 бөтенрәсәй акциясенә кушылдык. Укучылар белән волонтерлыкның игелекле һәм изге гамәл булуы турында, ә волонтерның үз теләге белән кешеләргә яхшылык эшләүче киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр булуы турында сөйләштек. Балаларга иреклеләр (волонтерлар) хәрәкәтенә кушылырга беркайчан да соң түгел, игелек эшләүнең билгеле бер вакыты юк, дип аңлату эше алып бардык. Балаларны туган иленә, әйләнә-тирәдәгеләргә, мохтаҗ кешеләргә файдалы булырга чакырдык. Чарада катнашучыларга таҗлы вирус пандемиясенә каршы көрәш барышында иреклеләрнең (волонтерларның) роле искиткеч зур булуы турында да сөйләштек.