"Бала хокуклары" - танышабыз һәм фикер алышабыз
«Бала хокуклары» исемле информацион сәгать үткәрелде. Укучылар электрон презентация ярдәмендә бала хокуклары белән таныштылар. Татар халык әкиятләреннән бала хокуклары бозылган урыннарны табып укыдылар. “Я – гражданин России” китабына күзәтү ясалды. Соңыннан хәрәкәтле уеннар оештырылды. Әлеге чарада 26 китап укучы бала катнашты.