Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Көчле чылбыр" бәйгесе

Халыкара туган тел көне уңаеннан 7-9 сыйныф укучылары белән "Көчле чылбыр" бәйгесе үткәрелде. Укучылар әлеге датаның тарихи әһәмияте турында презентация карадылар. Туган телнең рухи байлык булуы турында эшлекле әңгәмәдә  катнаштылар. Аннары дөрес сөйләм этикеты, тел белеме, табышмаклар, чәнечкеле сорауларны үз эченә алган "Көчле чылбыр" бәйгесе башланып китте. Әлеге бәйгедә егетләр генә катнашты, ә кызлар хөкемдар ролендә булдылар.  Укучылар библиографик биремнәргә җавапны "Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге"ннән эзләп табып әйтеп бирә белделәр.  "Татар исемнәре" (авторы Г.Саттаров) китабыннан үз исемнәренең мәгънәсен эзләп табып иптәшләренә укып күрсәттеләр. Укучылар "Тасма очында бүләк", "Игътибар!"  дигән уеннарда катнашып бүләкләр оттылар. Музыкаль тәнәфес вакытында Фәттахов Айдар укулеле дигән уен коралында уйнап катнашучыларны да, хөкемдарларны да, оештыручыларны да шаккатырды. Балалар Айдарга кушылып хор белән "Туган тел" җырын башкардылар. Чара ахырында һәр катнашучы үз номинациясендә бүләккә ия булды һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.