Фольклор иленә сәяхәт
"Әкият" балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән "Фольклор иленә сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде. Балалар мәдәният хезмәткәрләренең татар халкының милли киемнәре, чигү үрнәкләре, чигүле сөлгеләр һәм кулъяулыклар, татар халык авыз иҗаты турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар. Татар халык җыры "Шома бас"ны җырлап-биеп күңел ачтылар. Үзләренең белгән һөнәрләрен күрсәттеләр - шигырьләр сөйләделәр, такмаклар әйтештеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. "Фольклор - халык хикмәте" дигән күргәзмә белән таныштылар. (23 бала)