Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Без Җәлилне укыйбыз

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан гимназиянең "Әкияттә кунакта" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән "Без Җәлилне укыйбыз" дип аталган шигырь уку бәйгесе үткәрелде.  Чара барышында шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" циклыннан шигырьләр һәм Р.Вәлиеваның "Муса Җәлил - халкым улы" поэмасыннан өзек укыдык. Балалар Җәлилнең "Вәхшәт", "Бер үгет", "Ана бәйрәме, "Бакчачы", "Җырларым" шигырьләрен сәнгатьле итеп укып шигырьдә шагыйрьнең укучыга әйтергә теләгән сүзләрен аңлатып күрсәтә белделәр. Чарада актив катнашкан укучыларга китапханә исеменнән диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.