Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Культура для школьников"

“Мәдәният укучылар өчен” дигән махсус проект кысаларында гимназиянең 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен мәдәният йортындагы “Туган як” музеена экскурсия оештырылды. Музейдагы һәр әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Балаларда һәр экспонат зур кызыксыну уятты. Алар тематик экспозицияләрдәге материаллар белән дә бик теләп таныштылар. Әлеге экскурсия балалар өчен мавыктыргыч та, файдалы да, кирәкле дә чара булды.  

В рамках проекта «Культура для школьников “ для учащихся 7-9 классов гимназии была организована экскурсия в краеведческий музей. Каждый экспонат в музее имеет богатое историческое значение, в них хранится душевное тепло наших предков, их дух, добрые воспоминания. Каждый экспонат вызвал у детей большой интерес. Они с удовольствием знакомились с материалами тематических экспозиций. Эта экскурсия была и увлекательным, и полезным, и нужным занятием для детей.