Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Мин туган телемдә укыйм һәм сезгә дә үз туган телегездә укырга тәкъдим итәм"

Зур Сәрдек гимназиясенең "Алтын битлек" драма түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе Гөлфия Васил кызы Сәфәргалиева) Моратов Азамат, Хәнәфина Ясминә, Бобокулов Азат, Халиуллина Гөлфинә, Моратов Баязит китапханәдә "Мин туган телемдә укыйм һәм сезгә дә үз туган телегездә укырга тәкъдим итәм" дигән флешмобка кушылдылар. Укучылар Ә.Еники, М.Җәлил, Г.Морат һәм Р.Хөсәенова әсәрләрен укыдылар.