Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

2 февраль — Россиянең хәрби дан көне

2 февраль — Россиянең хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Моннан 78 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Совет гаскәрләренең Сталинград янында җиңүе Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Ул мөhим сугышларның берсе буларак тарих битләренә кереп кала. Сталинград сугышы дәвамлылыгы hәм сугышларның аяусызлыгы, сугышта катнашучы солдатлар hәм хәрби техника саны белән бөтен дөнья тарихы сугышларыннан өстен булды. Әнә шул турыда сөйләшер өчен 8 сыйныф укучылары белән “Батырларны онытмыйбыз!” дигән патриотик әңгәмә оештырылды. Укучылар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган китаптан дәһшәтле Сталинград сугышы турында язылган солдат хатларын укыдылар. Бүгенге тыныч матур көннәр өчен көрәшкән батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.