“Блокада икмәге”
1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. Бу көнне Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камалышыннан азат ителә. Әнә шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан гимназиянең “Алтын битлек” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Блокада икмәге” дип исемләнгән бөтенрәсәй акциясенә кушылдык. “Блокада икмәге” чарасында катнашучы балалар дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар. Яшь артистлар ул еллардагы авырлыкны кичергән сугыш чоры кешеләре роленә кереп “Блокада икмәге” дип аталган миниспектакль оештырдылар. Чара ахырында укучыларга акция символы – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды.