Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Без көчле, бердәм халык!"

Кышкы каникул көннәрендә китап укучылар белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Без көчле, бердәм халык!" дип аталган ял сәгате үткәрелде. Чарада катнашучы төрле милләт вәкилләре кызыклы биремнәр үтәп, тематик башваткычларга җаваплар табып күңел ачтылар. Дуслыкның кадере, тормышта бик әһәмиятле роле турында әдәби әсәрләрдән өзекләр укып фикер алыштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.