Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Онытырга хакыбыз юк!"

Ватан геройлары көне уңаеннан 2а сыйныфы укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Сафиуллина Ф.Х.) тәрбия сәгате үткәрелде.Балалар белән авылыбызның горурлыгы, легендар шәхес Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров ның кыюлыгы, батыр йөрәкле булуы, эшчән булуы, туган илен һәм халкыбызны яратуы турында сөйләштек.Балаларга безнең районнан чыккак Советлар Союзы Геройлары турында да тулы мәгълүмат бирелде. Әлеге патриотик тәрбия сәгате балаларда зур горурлык хисләре уятты, алар батырлар данын онытмаска сүз бирделәр.